Мамадышыбызның “Сәләт“ курчак театрына йөрүче балалар халыкны гаҗәпләндерүләрен дәвам итә.
Алар бу көннәрдә шәһәр һәм район балалары өчен “Яңа ел алды маҗаралары“ дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша әзерли. Анда дистәләгән герой - Кыш Бабай, Кар кызы, Куян, Нехочуха, Шүрәле, Зюзюка, Кикимора Аука, Юлбарыс, кар бабайлары катнаша. Актерлар - 1нче санлы мәктәп һәм 2 нче санлы лицей укучылары. Алар бу көннәрдә бик теләп репетицияләргә йөриләр һәм актерлык сәләтләрен күрсәтәләр.

Афишаларны күзәтегез! Бик кызык булачак!
Нет комментариев