"Китап"ның гомере озын булсын
Дөресен әйткәндә, радиотапшыруларга артык исем китми минем. Аларны гел дә тыңламый икән, дип уйлый күрмәгез тагын. Машинада барганда, еш кына социаль челтәрләрдә колак салгалыйм. Сишәмбе көнне “Китап” радиосының баш редакторы Алмаз Миргаязов, тапшырулар редакторы Гөлинә Шәйхи катнашында узган матбугат конференциясеннән соң, фикерем үзгәрергә мөмкин. Ләкин тамырдан үзгәрерме, монысын вакыт күрсәтер.
Ике сәгать чамасы сузылган ачыктан-ачык сөйләшүдә, “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы журналистлары Алмаз Таһир улы белән Гөлинәне сорауларга күмделәр. Араларында ниндиләре генә юк иде: маңгайга турыдан туры бәреп сораганнары да, эшчәнлектән артык ерак китмәгәннәре дә. Шулай да, шәхсән минем үземә Норлаттан Гөлназ Хәсәншина биргән сорау ошады: “Күз алдына китерик, урамда 2051нче ел. 30 ел дәвамында сезнең радиода шул ук хезмәткәрләр эшли һәм авыз тутырып: «Мин «Китапка» гашыйк" дип әйтә. Бу чынлап та шулай булсын өчен коллективта куелган өч шартны атагыз.” Мин моны конференциядә катнашкан кунакларга ошаганга күрә сайлап алмадым, сөйләшү барышында ук күңелгә сары май булып ятты ул.
Соңгы вакытта татар радиоларындагы чиксез-чамасыз рекламаларга, сыйфатсыз җырлар яңгыравына, кайбер алып баручыларның сөйләмнәренең аксавына тәнкыйть сүзләре еш яңгырый. Конференциядән соң ярты сәгать чамасы радионы он-лайн форматта тыңладым. Әле генә билгеләп үтелгән кимчелекләрне ишетмәдем мин анда. Моны “Китап”ка реклама ясый, дип уйлый күрмәгез тагын. Ышанмасагыз, 98,6 FM ешлыгында эшләүче радионы тыңларга киңәш итәм. Дөрес, чиксез-чамасыз рекламалар, дигән фикер белән килешенеп бетмим. Бүген алар комачау итми, реклама массакүләм матбугат чараларының финанс тотрыклылыгын азмы-күпме булса да тәэмин итеп тора.
“Китап” әле бүген аягына ныклап басарга өйрәнүче баланы хәтерләтә, дияр идем. Узган ел пандемия “котырмаган” булса, кем белә, бүген инде ул ышанычлы адымнар белән радиодулкыннар буйлап барыр иде. Мин Остап Бендер түгел, әмма хыяллану зыянга түгел, диләрме әле? Шуңа күрә, радионың 2051нче елга чаклы коллективның эшчәнлегенә күз салып, бераз хыялланып алыйк әле. Ходай саулык бирсә, ул чорга кадәр бәлки яшәрмен дә. Бу вакыт эчендә “Китап” минем генә түгел, йөзләрчә мең тыңлаучының яраткан радиосына әверелер. Аудиториянең яше дә 35+ булмыйча, 10+тан башланыр, шәт. Алмаз әфәнденең, “Татар” радиосының бүген яулаган абруена ирешә алмабыз, дигән сүзләре дә ул чорларда үзләрен акламаслар инде. Коллектив үз кыйбласына тугры калып, татар прозасын, шигъриятен югары биеклекләргә күтәрер, дип ышаныйк. Моның өчен конференция кунаклары белдергәнчә, актуальлек, аудиторияне, зур теләк, тырышлык белән үз эшеңне ярату, кыйблаңнан читкә тайпылмау кебек сыйфатларны югалтмау зарур.
“Китап”ның мобиль мәйданчыкларының да шактый артасына шик юк. Бүген аны Татарстанда, Башкортостанда, Россиянең башка төбәкләрендә генә түгел, Аурупа илләрендә, АКШта һәм Канадада яшәүче милләттәшләребез тыңласа, утыз елдан ерак Австралия, Азия, Көнъяк Америка, кем белә, бәлки Африканың кайбер илләрендә гомер кичерүче татарлар да милли әдәбиятыбызның, җыр сәнгатенең торышы белән таныша алырлар. Чөнки технологияләр көнләп түгел, сәгатьләп үзгәргән чорда яшибез. Татар бит дөнья буйлап таралган. Аллага шөкер, “Китап” бүген махсус мобиль кушымталарда һәм Интернет челтәрендә тәүлек әйләнәсе җырлап һәм сөйләп торучы радио.
“Китап” дулкыннарында халыкка җандай якын, һәр бәйрәмдә, һәр мәҗлестә яңгырый торган милли моңнар урын ала. Утыз елдан соң да коллектив татар сәнгатенә тугры калачагы кемдә шик уятыр икән? Бүген без, ретро җырлар, дип санаган халык җырларын башкарган, татар эстрадасына исемнәре алтын хәрефләр белән язып куелган Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Таһир Якупов кебек бөек җырчыларыбызны хәзерге вакытта яшьрәк буын рәтендә йөргән Салават Фәтхетдинов, мәрхүмә Хания Фәрхи, Зөфәр Билалов, Илсөя Бәдретдинова кебекләр алыштырырлар. Алмаз әфәнде эфирга бары тик халыкчан җырлар гына чыгарга тиеш, дип саный икән, ул хаклы. Кем белә, бәлки 2051нче елга чаклы Фирдүс Тямаев, Эльвин Грей кебек җырчылар да репертуарларын моңлы милли җырлар белән баетырлар һәм безгә аларны “Китап” радиосы дулкыннарында ишетергә насыйп булыр. Гөлинә Шәйхи проза әсәрләре, шигырьләр арасында да төрлеләре барлыгын ассызыклап үтте: бер утыруда йотлыгып укый торганнары да, эфир өчен яраксызлары да. Әлегә аларны күренекле артистлар укый икән. Алга таба коллективта эшләүчеләр арасында да әсәрләрне укучы күңеленә тирән үтеп керерлек итеп җиткерүче журналистлар да пәйда булыр. Аннары заманында классиклардан саналган Муса Җәлил, Һади Такташ, Фатих Кәрим, Шәйхи Маннур, Габдрахман Әпсәламов кебек зур дәрәҗәгә ирешкән язучыларыбызның урыннарын алдагы утыз ел эчендә бүген иҗат итүче Ркаил Зәйдулла, Марат Моратов, Ләбиб Лерон, Вахит Имамов кебек язучылар, шагыйрьләр алыр, соңгыларының да иҗат җимешләре 2051нче елга кадәр татар әдәбиятының алтын фондына керерләр, аларны “Китап” радиосы эфирын тыңлаучылар зарыгып көтеп алырлар.
Коллектив кечкенә булганлыктан, эфирда яңалыклар циклы юк икән. Киләчәктә “Китап” калыбына ярарлык, проза һәм җыр сәнгате өлкәсендәге яңалыклар белән тыңлаучыларны таныштыра башларлар. Моңа чит илләрдә яшәүче милләттәшләр сөенмичә калмаслар, дип уйлыйм.
Кыскасы, “Китап” радиосының гомере озын булсын, укучыларын сөендерсен, үз кыйбласына тугры калсын, дигән теләктә калам.
Рәсемдә: радионың баш мөхәррире Алмаз Миргаязов.
#китапрадиосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев