Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Китап“ матурлыкны Мамадыштан эзләп тапты

“Бу көзге соры көннәрнең нинди матурлыгы булсын?“ – дияргә ашыкмагыз! 98,6 FM ешлыгында эшләүче “Китап” милли радиосы “Мин матурлык эзләп йөрим...” дип исемләнгән автомарафонга чыкты.

 

 

25нче октябрьдә иртәнге 8.00 сәгатьтә Казанның 1 май мәйданыннан – Казан кирмәне диварлары астыннан автомарафон кузгалып китүен, икенче тукталыш – Мамадышта икәнен белүчеләр, бу кызыклы очрашуны үз күзләре белән күрергә ашыкты, әлбәттә. Шәһәребезнең үзәк мәйданына халык шактый җыелды. Анда кемнәр генә юк – мәктәпләр укучылары, политехник көллият студентлары, җирле матбугат вәкилләре, район мәдәният йорты хезмәткәрләре, кызыксынып килгән әби-бабайлар, әдәбият сөючеләр... “Нократ дулкыннары“ радиосы алып баручылары Ландыш Бабаниязова белән Илнур Юнысов, җирле үзешчән сәнгать әһелләре көзге яңгыр астында бераз күшеккән тамашачыларның күңелләрен күтәрә, үзенчәлекле бәйрәмгә күтәренке рух өсти тордылар. Ниһаять,“Китап” радиосы атрибутикасы белән бизәкләнгән яшел автобус мәйданга килеп туктады. Алкышлап каршы алдык без матурлык эзләп йөрүчеләрне һәм сораулар белән күмеп ташладык. Радионың башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова автомарафонның максатлары белән таныштырды.

- Татар әдәбиятын, традицион музыкаль сәнгатен популярлаштыру, халыкка яңгырату, кешеләрдә шигьрияткә булган мәхәббәтне яңадан уяту; Татарстан һәм Башкортостан арасында дуслык җепләрен ныгыту, башкорт һәм татар халыклары арасындагы меңьеллык милли-мәдәни уртаклыкларны ассызыклау; милләтебезнең әдәби-мәдәни кыйммәтләрен пропагандалаучы “Китап” радиосын популярлаштыру, аның кабатланмас форматына халык игътибарын, Казаннан читтә яшәүче милләттәшләребезне җәлеп итү; кешеләр арасында матурлык, күңелләрдә самими хисләр тудыручы “әдәби сафлык” тарату, кешеләрнең күңелләрендә бер-берләренә карата ихтирам, мәхәббәт, сабырлык тәрбияләү өчен ерак юлга чыктык, - диде ул.

Ильяс Мингазов җитәкчелегендәге “MINGAZOV” кавер төркеме һәрбер татарга, һәрбер башкортка яшьтән таныш булган җырларны башкарды. Дөньядан матурлык эзләп йөрүче журналистлар арасында үзебезнең якташ Гадел Әхмәтҗановны да күрү күңелләрне тагын да күтәреп җибәрде. Алар белән бергәләп биедек тә, җырладык та, бүләкләр дә алдык. Күмәк фотога да төштек. Безнең “Урагай“ керәшен вокаль ансамбле башкаруында “Парижларга җитсен дип“ дигән җыр кунакларның күңеленә аеруча хуш килде. Изге сәяхәттә йөрүчеләргә халык телендә “почти Париж!“ саналган калалыларның ихлас теләге иде шул бу! “Китап“лыларга күңелле сәфәрләр, хәерле юллар  теләп калдык...

Бу – мөһим!

Алар 28нче октябрьгә кадәр Татарстан һәм Башкортостанның күп кенә районнары буйлап узып, Уфада булып, кире Казанга әйләнеп кайтачак. Чара барышында Татарстанның Мамадыш, Алабуга, Яр Чаллы, Минзәлә, Актаныш, Азнакай, Әлмәт районнарында, Башкортостан республикасынның Дүртөйле, Илеш, Бакалы, Чакмагыш, Кушнаренково, Чишмә, Бүздәк, Туймазы, Октябрьский районнарында әдәби музыкаль урам чыгышлары ясарга планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев