Җәмгыять

Казанда узган «Милләтләр кроссы»нда рекордлы 17 440 кеше катнашты

26 сентябрьдә Казанда Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында ел саен үткәрелә торган «Милләтләр кроссы» узды. Быел ярышта рекордлы 17 440 кеше катнашты. Бу хакта Казанның Физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Ришат Ибәтуллин хәбәр итте.

«Бу кадәр кеше булыр дип көтмәгән идек, без бик шат. Узган елда катнашучылар азрак иде — 16 мең. Яхшы һава торышы да үз ролен уйнады. Бик күп гаиләләр, балалар, спортчылар катнашты. Хәтта кросс тәмамланганнан соң да кешеләр таралмый», — дип сөйләде Ибәтуллин.

Үзәк вакыйгаларның берсе Кремль яр буенда 2000 метрга массакүләм йөгерү булды. Профессиональ спортчылар «Локомотив» стадионында 2, 4, 6, 8 һәм 12 километрлы дистанцияләрдә йөгерде. Дистанцияләрдә җиңүчеләрне грамоталар, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләделәр.

Киләсе елда оештыручылар кросска тагын да күбрәк яңа йөгерүчеләрне җәлеп итүне һәм алар өчен тагын да уңайлырак шартлар тудыруны төп бурыч итеп куя.

«Безнең максат — системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүчеләр санын арттыру. Бүгенге кросс безнең дөрес юлда булуыбызны исбатлады», — дип белдерде Ибәтуллин.


Нет комментариев