Мамадыш хәбәрләре

Мамадыш районының "Нократ" газетасы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кан тапшыру кеше гомерен саклап калу да ул

Март башында Мамадыш үзәк район хастаханәсендә “Донор көне” акциясе узды. Аның кысаларында 70тән артык кеше кан тапшырды. Акциядә тулы бер гаиләләр катнашты.

Райондашларыбыз кан салуга мохтаҗларга ярдәм итәргә чакыруны актив кабул итте. Чарада берничә тапкыр кан бирүчеләр дә, яңа донорлар да катнашты.

Акциядә хастаханә хезмәткәрләре үзләре дә активлык күрсәттеләр: 11 коллегабыз кан тапшырды. Аларның күбесенең донорлык тарихы бай. Исегезгә төшерәбез, 40 һәм аннан да күбрәк мәртәбә (яисә плазманы 60 һәм аннан да күбрәк) кан тапшырган донорлар "Россиянең Мактаулы доноры" исеменә лаек булалар һәм тиешле күкрәк билгесе белән бүләкләнәләр.

Берничә донор гаиләсенә тукталып үтәсем килә. Мәсәлән, Сәхаповлар. Нурания Нурислам кызы Урта Сон авылында ФАП мөдире булып эшли, ул 51нче тапкыр кан тапшырды. Аның донорлык юлы 2010нчы елга барып тоташа, "Россиянең Мактаулы доноры" исемен йөртә. Фельдшерлык-акушерлык пунктында аның ярдәмчесе булып эшләүче ире Камил Шаһинур улы да тормыш иптәше үрнәгенә ияргән, акция кысаларында 15нче тапкыр кан тапшырды.

Ирле-хатынлы Эльвира һәм Илдар Зариповлар “Донор көне”нә бергә киләләр. Хуҗабикә район үзәк хастаханәсенең поликлиникасында шәфкать туташы булып эшли. Ул 6нчы тапкыр кан тапшырды. Тормыш иптәше Илдар Габделнурович "Россиянең Мактаулы доноры" исемен йөртә.

Район үзәк хастаханәсендә бу исемне лаеклы йөртүче коллегаларыбыз да акциядән читтә калмадылар. Рәхимә Әхмәрованың донорлык юлы 1987нче елга барып тоташа. Аның исәбендә – 50 донация.

Язмамда түбәндәге коллегаларымның исемнәрен дә урынлы атап үтәр идем:

Булат Батырбаев – Кама табиблык амбулаториясенең табиб-педиаторы, 14 тапкыр кан тапшыра;
Резеда Зарипова – Зур Шыя ФАП мөдире (33 тапкыр); 
Миңлегөл Юнысова – район үзәк хастаханәсенең гемодиализ бүлекчәсе санитаркасы (30нчы тапкыр);
Римма Губина – Дүсмәт ФАП мөдире һәм фельдшеры (15нче мәртәбә);
Нурия Кәримова – район үзәк хастаханәсенең наркология кабинеты шәфкать туташы;
Ләйсән Мөхәммәтҗанова – Кече Кирмән ФАП фельдшеры ярдәмчесе (3нче донация);
Лилия Габдуллина – Баскан ФАП мөдире һәм фельдшеры (5нче тапкыр) тапшырды.

Хастаханәнең сатып алулар буенча белгече Марта Тихонова тәүге мәртәбә кан тапшырып, донорлар рәтенә басты.

Акциянең нәтиҗәләренә күз салсак, анда катнашкан 74 кеше 25,111 литр кан тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев