Җитәкчедән уңдык
Шәһәрдәшләребез Алсу һәм Динар Гобәйдуллиннар гаиләсендә өч бала үсеп килә.
Аларның өчесенең дә язмышлары Мамадыш балалар сәнгать мәктәбе белән бәйле. Әлеге учреждениегә беренче сукмакны өлкән уллары Данир салган. Ул биредә рәсем сәнгате серләрен үзләштергән. Моның сере дә бар икән. Ул кечкенәдән төзүче булырга хыялланган. Мәктәпне тәмамлагач, Казан төзелеш институтына укырга керергә җыена.
Гобәйдуллиннарның кызлары Дилия белән уллары Альмир да кечкенәдән сәнгатькә тартылып үсәләр. Алар балалар сәнгать мәктәбенең хореография классына йөриләр. Биредә Гүзәл Шәрифуллина җитәкчелегендә “Лаборатория” төркеме составында төрле милләт, заманча биюләр өйрәнәләр. Гала-концертта коллектив керәшен халык биюе белән чыгыш ясап, тамашачылар мәхәббәтен яулады.
– “Лаборатория” сәхнәдә чыгыш ясый башлагач, балаларымнан күз дә алмадым. Бию шомартылган, бернинди кытыршылыксызларсыз булса да, барыбер дулкынландырды, – ди Алсу Гобәйдуллина.
Хәер, вокал ансамбль булсынмы, бию коллективымы, кайсы әти-әни балалары өчен дулкынланмый икән? Ата-аналар ул-кызлары өчен Мамадыштагы мәдәни чараларда гына түгел, республикабызның башка сәхнәләрендә чыгыш ясаганда да җан аталар.
–Без балалар белән төрле конкурс-бәйгеләргә дә “ияреп” йөрибез. “Лаборатория” коллективына йөрүчеләрнең әти-әниләре арасында җылы дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. Мәктәптә укулар тәмамлануга, балалар һәм ата-аналар табигать кочагында ял итәргә чыгабыз. Бәйрәмнәрне, сезон ябылуны бергә үткәрәбез. Ул-кызларыбызның уңышлары да игътибардан читтә калмый. “Лаборатория” җитәкчесе Гүзәл Илдар кызы биюләрне шәхсән үзе куя. Без аңа барыбыз да зур рәхмәтле. Кыскасы, бию кол-лективы җитәкчесеннән уңдык дип, зур ышаныч белән әйтә алабыз. Кызыбыз Дилия биюгә йөрүдән тыш, фигуралы шуу белән дә шөгыльләнә, Альмир исә футболны ярата. Әле шушы көннәрдә “Олимп” командасы өчен җан атарга Кукмарага барып кайттык. Дилия дә төрле ярышларда катнаша, беренче яшүсмерләр разряды нормативын үтәде ул. Төрле шәһәрләргә барганда, кызыбыз артыннан да калганым юк, – дип сөйли Алсу Гобәйдуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев