“Илһамият – Вдохновение”гә – ак юллар!
Җәмгыять

“Илһамият – Вдохновение”гә – ак юллар!

Районыбызда талантлы балаларның “Илһамият – Вдохновение” әдәби-иҗат берләшмәсе оешты. Ул Мамадыштагы “Квантум” балалар иҗаты үзәге каршында эшләячәк. Үзенә шигърият, проза, журналистика өлкәсендә каләм тибрәтүче, иҗади үсешкә ирешергә теләгән балаларны берләштерә.

Узган шимбәдә аның беренче утырышы да булып узды. Шәһәр мәктәпләренең сәләтле балалары “түгәрәк өлстәл” форматында Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, “ТАТМЕДИА” АҖнең “Мамадыш-информ” филиалы баш мөхәррире урынбасары Минневәрис Мингалиев (Вәрис Гали) һәм Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, шагыйрә Рәсимә Галиева, иҗат үзәге хезмәткәрләре белән очраштылар. Алар укучыларның шигырьләрен, хикәяләрен һәм әкиятләрен анализладылар. Очрашуда әдәби берләшмәнең эшчәнлек юнәлешләре билгеләнде. Районыбыз мәктәпләре укучыларының иҗат җимешләреннән тупланган альманах әзерләнә башлады. Ул “Квантум” балалар иҗат үзәге тарафыннан нәшер ителәчәк.

 

Утырышта катнашучылар арасында иҗат берләшмәсенә исем кушу буенча сораштыру да үткәрелгән иде. Төрле тәкъдимнәр булды. Берләшмәне “Илһамият – Вдохновение” дип атарга килешенде.

 

“Балалар һәм яшүсмерләр йорты” өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе җитәкчесе Артур Ефимов “Шаян-ТВ” телевизион тапшыруын алып баручы, күренекле блогер Руслан Хафизов белән ЗУМ-конференция режимында очрашу да оештырды. Руслан районыбызның балалар иҗат берләшмәсенә уңышлар теләп, эшчәнлекләрен хәзерге заманда нинди юнәлешләрдә алып барырга кирәклеге турында сөйләде. Үзенең уңышка ирешү серләре белән таныштырды. “Кыюлык һәм үҗәтлек, үз өстеңдә даими эшләү, үсешкә ирешергә теләү һәм үзмотивацияң – блогер уңышының өч хәлиткеч төп кагыйдәләре”, – диде ул. Руслан Хафизов белән очрашуда, шулай ук видео-конференция режимында район мәктәпләре дә катнашты.


Балалар Әдәби берләшмә Илһамият

Нет комментариев