Икеайлык старт алды
Җәмгыять

Икеайлык старт алды

Мәгълүм булганча, 1нче апрельдән торак пунктларын тәртипкә китерү буенча икеайлык старт алды.

Бу эшне Красная Горка авыл җирлеге беренчеләрдән булып башлады. Эшне  Красная Горка авылындагы һәм “Мамадыш” совхозы бистәсендәге автобус тукталышлары павильоннарын тәртипкә китерүдән башладылар. Аларда маршрут автобусларыныңың йөрү расписаниеләре урын алды. Чишмәгә агып кергән ташкын сулары белән булган проблеманы дә хәл итәргә алындылар биредә. Әлеге эшләрнең башында җирлек башлыгы Вәлия Гыйззәтуллина, җирлек депутатлары Артём Рыжков һәм Илнар Шәйдуллин торалар.


Нет комментариев