Ике көндә 189 млн сум: Татарстанда язгы ярминкәләр уңышлы старт алды
Татарстанда узган ике ярминкә көнендә авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан төшкән акча 189,9 млн сум тәшкил иткән. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.
Ярминкәләрдә:
-
220,9 тонна яшелчә (шуның 116,6 тоннасы — бәрәңге)
-
36,8 тонна сөт
-
55,1 тонна шикәр
-
358,3 мең дана йомырка
-
204,6 тонна ит
Сату өчен 1,7 меңнән артык транспорт чарасы җәлеп ителгән.
Язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 14 мартта башланды һәм 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Алар Казанда, Чаллыда, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында эшли. Башка муниципалитетларда да сатулар оештырыла.
Чара «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты кысаларында уза
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев