Быелгы язгы ташу гадәттәгедән көчлерәк булырга мөмкин. Татарстанның 39 муниципаль берәмлегендә 218 торак пунктка су басу куркынычы яный. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр итте.
Ни өчен быел аеруча сак булырга кирәк?
Рөстәм Нигъмәтуллин сүзләренчә, быелгы ташуның көчле булуы ихтимал. Сәбәбе — климатик нормадан артып киткән явым-төшемнәр.
— Язгы ташу көчле булса, республиканың 39 муниципаль берәмлегендә 218 торак пунктка су басу куркынычы яный. Бу зонада 5700 торак йорт һәм 13 409 кеше яши, — диде ул.
Нинди объектлар куркыныч астында?
Су басу куркынычы түбәндәге объектларга яный:
218 торак пункт
5700 торак йорт
13 409 кеше
55 автомобиль юлы участогы
28 машина күпере
Әзерлек режимы: нишләргә?
Рөстәм Нигъмәтуллин районнарга алдан әзерләнергә кушты:
— Әгәр фаразлар чынга ашса, муниципаль районнарга югары дәрәҗәдәге әзерлек режимына күчәргә кирәк. Су баса башласа, кичекмәстән гадәттән тыш хәл режимы кертелергә тиеш.
Нет комментариев