Яхшы традициягә нигез салынды
Шәһәрнең 4нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында шәһәр мәктәпләре укучылары арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча беренче ярышлар булып узды.
Чара ОБЗР укытучысы, исән чагында яшь буынны тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш керткән Олег Донсковның якты истәлегенә багышланды. Ярышлар программасы бай һәм төрле этаплардан торды. Анда балалар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр: автомат сүтеп җыю, “АК-47” автоматы магазинына патроннар тутыру, пневматик мылтыктан ату, дартс, дрон белән идарә итү, стройга әзерлек һәм сәнгать номеры. Ярышларга Олег Анатольевичның иң якын кешеләре – хатыны Гөлназ Әлфәтовна, әнисе Елена Владимировна, кызлары Софья һәм Амелия чакырылганнар иде. Чарада шулай ук тугры дуслары, сыйныфташлары, эчке эшләр министрлыгында хезмәт буенча хезмәттәшләре һәм укытучылар катнашты.
Кискен көрәш нәтиҗәләре буенча беренче урынны 4нче санлы урта мәктәп командасы яулады. Икенче урында – академик Камил Вәлиев исемендәге 2нче санлы лицей-мәгариф үзәге һәм 3нче санлы урта мәктәп командалары бүлеште. Өченче урында Красная Горка һәм шәһәрдәге 1нче санлы урта мәктәпләр укучылары. Җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучыларга дипломнар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бу ярышлар мөһим традициягә нигез салды. Алар яшьләргә физик әзерлек, чыдамлык һәм команда рухы күрсәтеп кенә калмый, ә җаваплылык һәм үзара ярдәмләшү хисе дә тәрбияли. Мондый чаралар – булачак Ватанны саклаучыларны әзерләүдә һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруда мөһим этап.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев