Якын көннәрдә Татарстанда җылы һәм коры һава торышы сакланачак
Җәмгыять

Якын көннәрдә Татарстанда җылы һәм коры һава торышы сакланачак

Республикага аномаль җылылыкны көньяк агымнары китерә. Уртача тәүлеклек температура нормадан 5–7 градуска югарырак булачак.

27 март, җомга — төнлә атмосфера фронты уза, урыны белән яңгыр һәм юеш кар явачак. Төнлә –2…+3°C, көндез +7…+12°C. Көнчыгышта +15°C кадәр җылы була. Бозлавык ихтимал.

28–30 март (шимбә – дүшәмбе) — антициклон тәэсирендә явым-төшемсез. Төнлә –5…+1°C, көндез +8…+13°C.

31 март, сишәмбе — кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгыр явуы мөмкин.


Нет комментариев