Гармунчы Фәнил бильярдта да җиңүче булды
Җәмгыять

Гармунчы Фәнил бильярдта да җиңүче булды

Дусай авылы клубында ир- егетләр арасында бильярд буенча турнир булып узды.

Клуб мөдире Әлфия Ямалиева оештырган чарада авылның төрле яшьтәге иң көчле бильярдчылары катнашты. Алар әйләнмә системасы буенча ярыштылар – бөтенесе белән үзара уйнап чыктылар. Өч көн буена сузылган ярышта егетләр, көч сынашудан тыш, рухи ял да алдылар. Оста гармунчылар Фәнил Мөбарәкшин һәм Зөфәр Рәхимов үзләренең гармунда уйнап җырлаулары белән күңелләрне күтәрделәр. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә беренче урынны Фәнил Мубаракшин, икенче урынны Марат Ямалиев, өченче урынны Зөфәр Рәхимов алды. Барлык катнашучыларга да рәхмәт белдереп, бәйрәм белән котлап, призлы урыннарны яулаучыларга Олыяз авылы җирлеге башлыгы Илдус Хаев истәлекле бүләкләр тапшырды. Ахырдан чара чәй табыны артында җанлы сөйләшү, аралашу белән тәмамланды.

 

Минневәрис Мингалиев.


Дусай Бильярд

Нет комментариев