Мамадышның маршрут автобусларында билет бәяләре 1 нче февральдән, 3 сумга күтәрелеп, 20 сум булды.
Шәһәрдәшебез Рәйсә Галиевадан хат килде. “Шәһәр автобусларындагы билет бәяләрен тагын арттырганнар! Бәяләрне күтәрү кайчан туктар икән?!” – дип ачынып язган ул. “Нократ” газетабызның узган елгы 9 нчы сентябрь санында без моның иртәме-соңмы барыбер булачагын хәбәр иткән идек инде. Ул вакытта районыбыздагы “Транспорт” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчелеге Татарстан Республикасының Тарифлар буенча комитетына Мамадышның маршрут автобуслары билет бәяләрен күтәрүне сорап инициатива белән чыгарга җыена гына иде әле. Бу эшнең үз тәртипләре бар: яңа бәяләр дәүләт комитетында расланганчы, монополиягә каршы федераль хезмәттә тикшерү уза.
Шәһәребез маршрут автобусларындагы билет бәясе дүрт-биш ел буе үзгәрешсез – 17 сум булып торган иде. Шушы вакыт эчендә ул күршебездәге Кукмарада – 27; Казанда – 27-40; Әлмәттә, Түбән Камада һәм Яр Чаллыда – 22; Яшел Үзәндә – 20; Арчада, Актанышта, Бөгелмәдә, Зәйдә, Теләчедә – 18 сумга җитте. Бездә дә ул көн килде.
–Мин күп вакыт эшкә автобус белән йөрим. Кондукторлар 1нче февральдән билет бәяләренең күтәреләчәге турында алдан кисәтүләр ясаганнар иде. 20 сум икән, 20 сум инде. Әбәткә өйгә кайтып йөрмим. Кайсы көнне биш тукталыш арасын җәяү менәм һәм җәяү кайтам. Азмы-күпме булса да, акчаны янга калдырасы килә бит, – ди “Мамадыш” совхозы бистәсендә яшәүче Кадрия Сабирова. Һәр көнне эшкә автобуста килеп, автобуста кайтса, төшке ашка автобуста кайтып йөрсә, аңа көн саен 80, бер айга 1600-1800 сум түләргә туры килер иде.
Шәһәребездәге өч-дүрт баласы мәктәпкә укырга автобус белән йөрүче гаиләләргә ничек тәэсир итте бу арту?
Красная Горка урта гомуми белем бирү мәктәбендә Костиннарның дүрт баласы укый.
–Безнең балалар “Транспорт картасы” белән йөриләр. Ай саен 320шәр сум субсидия килә. Җәмәгатем карталарына шул акчаларны салып бара, – диде Егор Анатольевич. Ул карта булмаса, 4 балага көн саен 160 сум түләргә туры килер иде.
“Транспорт картасы”ннан пенсионерлар һәм инвалидлар гына түгел, 55 яшьләре тулган хатын-кызлар һәм 60 яшьләре тулган ирләр дә файдалана алалар. Алар 526 сум салалар һәм ай буе йөриләр. Димәк, “Транспорт картасы” булганнар һәм “ЕДВ” алучылар аны бөтенләй сизмиләр. Ә бер-ике балалы гаиләләр, эшкә автобуста йөрүчеләр – һичшиксез сизә башлачаклар.
Моңа ихтыяҗ булганмы?
Халык бәяләр күтәрелүне яратып бетермәсә дә, “Транспорт” җәмгыяте җитәкчелеге белән сөйләшкәч, моның ихтыяҗы күптән туган булуы аңлашылды.
–Безнең метан газында йөрүче шәһәр маршрутлары автобуслары 2014нче елда кайтканнар иде. Ул вакытта метанның 1 кубометры 8 сум торды. Ә бүген 16 сум 50 тиен түлибез. Запас частьлар бәяләре күбрәккә арттылар. Чыгымнарыбыз ел саен үсә бара. Республика Юл хуҗалыгы һәм транспорт министрлыгында үткәрелә торган киңәшмәләрдә хезмәттәшләребез – башка автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләре тарафыннан билет бәяләрен күтәрү мәсьәләсе бик еш күтәрелә. Безнең дә чыгымнар белән керемнәрне чагыштырып карасаң, предприятиебез перспективага эшләсен өчен, шәһәр маршрутларындагы автобусларның билет бәяләре 20 сум гына түгел, күбрәк булуы зарур, – ди әлеге җәмгыятьнең директоры Радик Сибгатуллин.
–Узган ел таҗлы вирус пандемиясе безнең финанс хәлебезгә бик кырын сукты. Елны 4 миллион 400 мең сум зыян белән төгелләдек. Мамадышның маршрут автобусларындагы билет бәясенең үзкыйммәте 25 сум чыкты. Ә 2019нчы ел 2 миллион 500 мең сум чамасы зыян белән төгәлләнгән, билет бәясенең үзкыйммәте 22 сум булган иде, – диде җәмгыятьнең баш бухгалтеры Тәнзилә Галимова.
Тагын Мамадышта билет бәяләренең артуын көтәргәме? “Транспорт” җәмгыяте җитәкчесе Радик Фәритович бу турыда әле уйламауларын җиткерде. 17 сумлык билет бәясе 4-5 ел дәвамында үзгәрешсез сакланган икән, бу юлы да безгә, шәһәр автобусларында йөрүчеләргә, 20 сумның озаграк гамәлдә булуын теләргә кала.
Минневәрис Мингалиев.
Нет комментариев