Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Билчәннән ничек котылырга?

Түтәлләрдә уңыш баш калкыту белән, ул да «уяна»

Бу чүп үләненнән котылу бик кыен булса да, киметергә мөмкин. Билчән 6 метр тирәнлеккә кадәр тамыр җәяргә сәләтле. Шуңа күрә, өзгәч тә, ул тамыры белән чыкмый. Әлеге күпьеллык чүп үләненә каршы «Торнадо», «Ураган форте», «Раундап», «Чистопол», «Арсенал» кебек препаратлар кулланырга мөмкин. Бу даруларның составында тоз, глифосат бар. Шуңа аларның йогынтысы да яхшы була. Сатып алынган гербицидларны кулланыр өчен коры, җилсез көнне сайларга киңәш ителә.
Чүп үләнен керосин белән дә бетереп була. Бу ысулны кулланам дисәгез, һәр билчәнгә аерым-аерым керосин сиптерү кирәк. Билчән азрак үссен өчен, бакчага махсус үсемлекләр – сидерат чәчәләр. Бу үсемлек туфракны яхшырта, аны файдалы матдәләр белән баета.
Билчәнне бетерүдә аммиак булыша. Эремәне болай ясыйлар: бер чиләк суга 7 флакон аммиак салып болгаталар һәм шуны үләнгә сиптерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев