«Бәллүр каләм» республика конкурсына гаризалар кабул ителә башлады
«Татмедиа» Республика Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Татарстан Журналистлар берлеге белән берлектә журналистика һәм массмедиа өлкәсендә XXVIII «Бәллүр каләм» конкурсын уздыру турында игълан итте.
Быел конкурста берничә мөһим үзгәреш кертелгән. Хәзер аеруча әһәмиятле проектларны республика башкарма хакимият органнары, муниципалитетлар, юридик затлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре дә тәкъдим итә ала.
«Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бу яңалыкны болай аңлатты:
— Без конкурс эшләрен тәкъдим итүнең яңа механизмын керттек. Хәзер процессларда авторлар гына түгел, хакимият органнары, муниципалитетлар, ММЧ оешмалары да катнаша ала. Бу республика медиакиңлегендә реаль йогынты ясаучы проектларны ачыкларга ярдәм итәчәк.
Быел призлы урыннар өчен премияләр күләме дә арттырылган. Гран-при иясенә Татарстан Республикасы җитәкчелегеннән «Лада Веста» автомобиле тапшырылачак.
Номинацияләр дә яңартылган. Алар арасында — «Елның иң яхшы медиапроекты». Бу номинация ММЧда һәм интернетта гамәлгә ашырылган аеруча резонанслы проектларны билгеләргә мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев