Авыллардагы спорт мәйданчыклары буш тормый
Тауилендәге мәйданчык та кичә көне буе бала-чага белән тулы иде.
Анда, авылныкылар гына түгел, әби-байларына җәйге каникулларында кунакка кайткан балалар да җыела. Кечкенәләр төркеме спорт мәйданчыгының бер өлешендә самокатларда элдерде. Икенче төркем баскетбол кәрҗине янында мәш килде. Өченчеләре төрле уеннар уйнадылар. Иртәдән-кичкә кадәр мәйданчыкта балаларның шат авазлары тынмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев