Әниләре “чире йоккан”
“Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең район туры гала-концертында сәхнәдә Ясминә һәм Асель Галиеваларның чыгышын караганда, аларның әниләре Лилиянең кечкенә чагындагы көчле тавыш белән сәхнәдә җыр башкаруы искә төште.
Ул да сәнгатькә кечкенәдән тартылды. Хәзер аның “чире” балаларына күчкән. Бу аңлашыла да, алар сабый чактан әниләренә ияреп йөриләр. Андыйлар турында сәхнә артында үскән балалар диләр.
Бүген Ясминә белән Асель турында өметле сәхнә йолдызлары дияргә була.
"Балаларыгыз да язмышларын җыр белән бәйләрләр дип уйлыйсызмы?” – дигән сорауга Лилия Галиева: –Алдагын бер Аллаһ белә. Әле алар кечкенә бит, тормыш күрсәтер. Ясминәгә – 9, Асельгә 6 яшь. Олысы сәхнәдә беренче тапкыр өч яшендә “Радуга детских талантов” фестивалендә “Маленькая кнопочка” җыры белән чыгыш ясады. Дүрт яшендә моннан биш ел элек оешкан “Квантики” вокаль ансамбленә йөри башлады. “Йолдызлык” фестиваленең район турында аерым җырлап өченче урынны алды. 2022нче елда зонадан узмады. Ә бер елдан фестивальнең республика финалында беренче урынны яулап, “Пирамида” комплексында гала-концертта чыгыш ясау бәхетенә иреште, – дип җавап бирде.
Асельгә әле алты яшь кенә. Шулай булуга карамастан, үзен сәхнәдә иркен тота. Аның да инде уңышы бар. Узган ел ул да республика финалына узып, УНИКСта чыгыш ясый һәм яшьтәшләре арасында 2нче урынны яулый. Ул бүген Мамадыш балалар иҗат үзәге каршында эшләп килүче “Квантики” ансамблендә йөри. Әнисе әйтүенчә, кыз барлык җырларны да бик тиз истә калдыра. Ә инде сәхнәдә үзен ничек тотарга кирәклеген Лилия Нәкыйповна үзе өйрәтә.
–Репертуарны сайлаганда нәрсәләргә игътибар итәсең? Алар сәхнәдә чагында борчыласыңмы?
–Беренче чиратта, баланың яшен истән чыгармаска кирәк. Кызларыма рус халык җырларын, балалар өчен язылган һәм патриотик рухтагы җырларны күбрәк өйрәтергә тырышам. Сәхнәгә чыккач, актерлык осталыгы да кирәк бит әле. Бу турыда да онытмыйбыз. Борчылуга килгәндә, ансыз булмый. Чөнки баланың ничек чыгыш ясавы, аның остазының эшенә бәя бирү дә бит ул.
–Репетицияләр кайда уздырыла?
– Күбрәк өйдә. Чөнки аларның вакытлары кысан. Ясминә балалар бакчасыннан бирле “Лаборатория” бию ансамбленә йөри, фигуралы шуу белән шөгыльләнә. Кече кызыбыз да фигуралы шууны ярата, шахмат түгәрәгенә йөри. Моннан тыш икесе дә тирәнтен инглиз телен өйрәнәләр. Шуңа күрә, күбрәк алар белән өйдә шөгыльләнергә туры килә.
–Музыка, җырлар, синең балаларыңа киңәш биргәндә онытылып кычкырып нәрсәдер әйтүләреңә тормыш иптәшең Айрат ничек түзә икән?
–Ул ияләште инде. Безнең репетиция башлануга ул икенче катка менеп китә (елмая). Рәхмәт аңа, медицина хезмәткәре булуга карамастан, сәнгатьне авыр һәм җаваплы юнәлеш икәнен яхшы аңлый, ярдәм кирәк чагында, гел булышып тора. Ул мине аңламаса, сәхнәне ташларга туры килер иде. Район турында Ясминә икенче кече яшьтәгеләр категориясендә беренче урынны яуласа, Асель иң кечкенәләр арасында икенче булды. Кызларның икесе дә Лаешта узачак зона турында район данын яклаячаклар.
Аларның хәлиткеч турга узарлар дип ышанып калыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев