Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Алабугада Коръәннәр күргәзмәсендә булдыгызмы әле

Анда Сирәк тупланмалар галереясендә Коръәннәр күргәзмәсе ачылды.

- Алабуга шәһәренә сәфәр кылып, Үзәк мәчеттә мөфти Камил хәзрәт үткәргән җомга намазында, шулай ук дәүләт музей-тыюлыгында тарихи вакыйгада катнаштык.

 

Күргәзмә Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап, Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына әзерлек уңаеннан оештырылды. Ул шәһәрнең тарихи өлешендә – элек Декоратив-гамәли сәнгать музей-остаханәсе урнашкан бинада урын алды. Әлеге күргәзмә изге җомгада Рәгаиб кичәсе көнендә көнендә ачылуы белән үзенчәлекле.
 Мондый күргәзмә Алабуга шәһәрендә беренче тапкыр оештырылды. Күргәзмәдә VII гасырдан алып XXI гасырга кадәр таралган Коръәннәрне һәм Коръән битләренең күчермәләрен күрергә мөмкин. Күргәзмә ачылышыннан соң, шәһәрдәге Шишкин музей йортын да карадык, - дип яза инстаграмда үз битендә район Мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегали.

Бик оригиналь күргәзмә, диләр. Үз күзләребез белән күрсәк, яхшы булыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев