Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яшүсмерләр өчен конфессия ара үзәк оештырыла

​​​​​​​Пилот проект август аенда эшләтеп җибәреләчәк.

Мамадыш районында толерантлыкны ныгытуга һәм яшьләргә рухи-әхлак тәрбиясе бирүгә багышланган тагын бер пилот проектны тормышка ашырырга әзерләнәләр.

 

Август аенда Соколкада конфессия ара үзәк ачылачак. Анда православие һәм мөселман диннәрендә булган яшьләр бергәләп экскурцияләргә йөриячәкләр, мәдәни чараларда катнашачаклар. Программалар намаз, кичке дога кылу вакытларын исәпкә алып төзелгән. Үзәк 2нче августтан 9нчы августка кадәр эшләячәк. Яшүсмерләр Кирмәнчек шәһәрчегендә, “Изге касә” комплексында булачаклар; борынгы чиркәүләрне һәм мәчетләрне караячаклар; Болгарга, Казанга, Алабугага һәм башка истәлекле урыннарга сәфәр кылачаклар. Инициативаны районыбыз җитәкчелеге, Казан епархиясе, Мөселманнарның Татарстан диния назәрәте дә хуплады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Конфесссия ара үзәк