Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ун көнгә иртәрәк: Мамадыш аграрийлары терлек азыгы әзерләү кампаниясен башлады

“Яшел урак”ка башка еллар белән чагыштырганда алданрак керешүгә май аендагы рекордлы эсселек сәбәпче.

“АПК Азык-төлек программасы” җәмгыяте базасына районыбыз аграрийлары җыелды. Семинар-киңәшмә терлек азыгы әзерләү темасына багышлана. Эшлекле чарада авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре дә катнаштылар. Гадәттә, мондый очрашулар июнь ае башларында гына үтә иде. Әмма быел барсына да май аенда көннәрнең чамадан тыш кызу торуы сәбәпче. Игенчеләр: “Мондый язның күптән искәртелгәне юк иде”, – ди.

 

Мамадыш районы хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү өчен 18 мең гектар мәйданда күпьеллык һәм берьеллык үләннәр үсә. Алар сенаж салу һәм печән өчен. Моннан тыш, 5 мең гектар мәйданда силоска кукуруз игелә. Авыл хезмәтчәннәренең төп бурычы – бер баш шартлы терлеккә уртача 30 центнер күләмендә азык берәмлеге әзерләү. Ветеринар табиблар күләм артыннан гына кумыйча, сыйфатка зур әһәмият бирергә чакыра. Үләннәр вакытында чабылырга һәм тиешенчә сакланырга тиеш.

 

Агымдагы айда искәртелгән кызу көннәр күпьеллык үләннәрнең генә түгел, көзге бөртеклеләрнең дә иртә өлгерүенә китергән. Белгечләр әйтүенчә, аларның вегетатив үсеш чоры 10-15 көнгә алда бара.

 

2020нче елда игенчеләребез район тарихында моңарчы күрелмәгән, рекордлы күләмдә, 149 мең тонна бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алды. Уңыш гектарыннан уртача 36,7 центнер тәшкил итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев