Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Укучылар тарихи хәтерне яңарттылар

Ел саен 19 апрельдә бөтен ил буенча Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан геноциды истәлегенә Бердәм гамәлләр көне үткәрелә. Бу көнне истәлекле чаралар комплексы уза.

Бүген Мамадыш шәһәренең өченче санлы мәуктәбендә дә сыйныф сәгатьләре шушы темага багышлап уздырылды.

Бердәм дәреснең максаты - Бөек Ватан сугышы елларында оккупацияләнгән территориядә нацистларның һәм аларның ярдәмчеләренең тыныч совет гражданнарына карата җинаятьләре турында тарихи хакыйкатьне саклау. Кызыл Армиянең гамәлләре һәм Совет халкының Җиңү яулаудагы бердәмлеге безнең дәүләтне һәм аның гражданнарын тулысынча юк ителүдән коткарды.

#безсрокадавности #19апреля

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мамадыш Хәтер дәресе