Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Тукайның 140 еллык юбилее уңаеннан Дәүләт премиясе лауреатлары билгеле булды

2026 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары билгеле булды.

Аларны бөек шагыйрьнең тууына 140 ел тулу һәм Туган тел көне хөрмәтенә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узган тантанада игълан иттеләр.

Җиңүчеләр Татарстан Рәисе каршындагы Татарстан Республикасының дәүләт премияләре буенча комиссия утырышында билгеләнгән.

Премиягә түбәндәгеләр лаек булды:

— «Казанга Тукай кайткан» иҗат төркеме (составында: Зәйниева Резеда Рифат кызы, Җаббаров Айдар Тәлгать улы, Талипов Эмиль Мансур улы) – «Казанга Тукай кайткан» спектакле өчен;

— Сираева Лилия Фаис кызы (Лилия Гыйбадуллина) – «Дәвамы бар» шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен;

— Маганов Наил Өлфәт улы («Татнефть» хәйрия фонды рәисе, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры), коллектив җитәкчесе һәм иҗат төркеме әгъзалары: Корчагин П.Д., Чавлинов Э.З., Вертелецкий С.Ю. – төрки музыка уен коралларын яңадан торгызу проекты өчен.

Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев