Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Түбән Тәкәнештә Хәтер уты кабызылды

Билгесез солдат көне – ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәтләү генә түгел, ул сугышларда яки хәрби конфликтларда һәлак булганнарның, хәбәрсез югалганнарның барысын да берләштерү көне дә. Ул Ватанны саклаган һәм фронтларда һәлак булган һәр солдатны хәтерләү һәм мәрхәмәтлелек күрсәтү көне дә.

Шул уңайдан,  Түбән Тәкәнеш мәдәният  йорты хезмәткәрләре “Хәтер уты мәңге сүнмәс” дип исемләнгән күргәзмә оештырдылар.  Укучыларга күргәзмәнең эчтәлеге яктыртылды.  Алар   “Хәтер” шәмен кабызып бер минутлык тын алдылар.
Бөек Ватан сугышында һәлак булган, исән кайткан  авылдашларыбыз истәлегенә ачылган  һәйкәлгә чәчәкләр куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Түбәк Тәкәнеш Билгесез солдат