Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Теләкләр чыршысы” старт алды

Балаларның: “Телим”, - дигән барлык теләкләре тормышка ашарга тиеш, дип саныйлар анда катнашучы Мамадыш муниципаль районы депутатлары җитәкчеләре.

Район хакимияте вәкилләре, предприятиеләр һәм оешмалар депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары быел да үзләрендә шәфкатьле тылсымчы ролен сынап караячаклар. Аларның һәркайсы конкрет бер бала өчен кечкенә могъҗиза ясаячак – кескенә открыткага аларның куллары белән язылган теләкләрне тормышка ашырачак. Быел “Теләкләр чыршысы”н балалар үз куллары белән ясаган 134 йолдызлар бизәде. Дүртенче чакырылыш район Советының чираттагы утырышында катнашучылар аларны берәм-берәм үзләренә алдылар. Акөиягә районыбыз башлыгы Анатолий Иванов та кушылды. Ул ике баланың теләген тормышка ашырырга карар итте. Төсле открыткаларда язылган теләкләрдә гадәти курчаклардан һәм машиналардан башлап спорт аяк киемнәренә һәм гаджетларга кадәр күрергә була иде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Теләкләр чыршысы Мамадыш