Татарстанлыларны алдагы көннәрдә юлларда көчле томан булуы турында кисәттеләр
Көн темасы

Татарстанлыларны алдагы көннәрдә юлларда көчле томан булуы турында кисәттеләр

Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, 3 һәм 4 апрельдә республиканың күп төбәкләрендә томан бик нык көтелә.

Автомобиль йөртүчеләргә түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә киңәш ителә:

  • алдагы машина белән дистанцияне арттырырга;

  • кискен маневрлар ясамаска;

  • тизлекне киметергә;

  • томанга каршы фараларны кабызырга.

Җәяүлеләргә дә саклыкны кулдан ычкындырмаска кирәк. Юлны чыкканда ике якка да карап, машиналарның ерактан күренмәве мөмкинлеген исәпкә алып, бик сак булырга киңәш итәләр.


Нет комментариев