Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сугышчы-интернационалистка мемориал такта

Бүген Түбән Кыерлы авылында әфганчы Рәсим Җәүдәт улы Дәминовка мемориал такта ачылды.

 

Рәсим Дәминов 1967нче елның 6нчы мартында әлеге авылда туган. 1985-1987нче елларда Әфганстан Демократик Республикасында интернационал бурычын үтәгән. Хәрби дәрәҗәсе – сержант. Күрсәткән батырлыклары өчен “Сугышчан хезмәтләре өчен”, “Сугышчы-интернационалистка рәхмәтле әфган халкыннан”, “СССР кораллы көчләренә 70 ел” медальләре белән бүләкләнгән. 1996нчы елның 4нче гыйнваренда бакыйлыкка күчкән.

 

Мемомериал такта ул яшәгән йорт стенасына урнаштырылды. “Аны ясауда Баскан авылыннан Сәлимҗан Сабирҗан улы Шәрипов һәм Апастан Дамир Вазыйхҗан улы Биктимиров финанс ярдәме күрсәтте”, - ди Катмыш авыл җирлеге башлыгы Илшат Габидуллин. Тантанада Рәсимнең туганнары, Түбән Кыерлы, Катмыш, Баскан авыллары халкы һәм күпсанлы кунаклар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев