Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Соколкада конфессияара үзәк эшли

​​​​​​​Мамадыш районында толерантлыкны ныгытуга һәм яшьләргә рухи-әхлак тәрбиясе бирүгә багышланган тагын бер пилот проект тормышка ашырыла. Кичә Соколкада конфессия ара үзәк эшли башлады.

Анда православие һәм мөселман диннәрендә булган яшьләр бергәләп экскурцияләргә йөриячәкләр, мәдәни чараларда катнашачаклар. Программалар намаз, кичке дога кылу вакытларын исәпкә алып төзелгән. Үзәк 10 көн эшләячәк. Яшүсмерләр Кирмәнчек шәһәрчегендә, “Изге касә” комплексында булачаклар; борынгы чиркәүләрне һәм мәчетләрне караячаклар; Болгарга, Казанга, Алабугага һәм башка истәлекле урыннарга сәфәр кылачаклар. Инициативаны районыбыз җитәкчелеге, Казан епархиясе, Мөселманнарның Татарстан диния назәрәте дә хуплады.

Бүген әлеге үзәктә ял итүче балалар Мамадышка экскурциягә килделәр.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Соколка Конфессияара үзәк