Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сикәлтәсез ак юллар сезгә, балалар!

​​​​​​​Түбән Сон урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11нче һәм 9нчы сыйныфларын тәмамлаучы укучылар өчен дә Соңгы кыңгырау бәйрәме гомерләре буе якты хәтирә итеп искә алырлык итеп оештырылды.

Укучыларны авыл җирлеге башлыгы Равил Гафиятуллин, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Анатолий Иванов исеменнән “ТАТМЕДИА” АҖнең “Мамадыш-информ” филиалы баш мөхәррире урынбасары, районның Шәйхи Маннур исемендәге “Агымсу” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Минневәрис Мингалиев (Вәрис Гали), Түбән Сон мәхәлләсенең имамы Әбелкасыйм хәзрәт, мәктәп директоры Римма Әхмәтҗанова, сыйныф җитәкчеләре, әти-әниләре, беренче сыйныф укучылары тәбрикләделәр, имтиханнарын әйбәт кенә биреп чыгуларын, алдагы тормышларында бары тик уңышлар гына, илнең лаеклы гражданнары булуларын теләделәр. Унберенче сыйныфны тәмамлаучы Гүзәл Сәйфуллина, тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы Фирдүс Мәхмүтов, Гөлнур Газизуллина, Зилә Сираҗиева һәм башка уку алдынгылары, төрле конкурсларда, олимпиадаларда яулаган җиңүләре өчен, дипломнар, грамоталар белән бүләкләнделәр.

Мәктәпкә быел 1нче сыйныфка 6 бала керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Соңгы кыңгырау Түбән Сон