Сергей Иванов: «Татарстан туристларын нинди фестивальләр көтә?»
Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов быел республикада күп санлы фестивальләр узачагы турында белдерде. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.
«Дәүләт комитеты хәзерге вакытта вакыйгалы чараларны оештыру һәм уздыру буенча конкурс үткәрә. Без туристлык үзәкләреннән бик күп гаризалар килүен күрәбез. Шуңа күрә Татарстанга килүче туристлар барлык бу фестивальләрдә һәм бәйрәмнәрдә катнаша алачак», — дип билгеләп үтте ул.
Сергей Иванов конкурс нәтиҗәләренең якын арада игълан ителәчәген ассызыклады.
«Без рәсми рәвештә җиңүчеләрнең кем булуын, шулай ук татарстанлыларны һәм күрше төбәкләрдә яшәүчеләрне республикада нинди чаралар сөендерәчәген хәбәр итәчәкбез», — дип өстәде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев