Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

«Россия эше» ярминкәсендә 10 меңнән артык вакансия тәкъдим ителәчәк

Татарстанлыларны 17 апрельдә «Россия эше. Мөмкинлекләр заманы» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенә чакыралар. Чара УНИКС мәдәни-спорт комплексында узачак.

Бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Россия эше» порталының ТР буенча кадрлар үзәге директоры Тимур Муллин хәбәр итүенчә, төбәк этабы Калининградтан Владивостокка кадәр бөтен ил буйлап үткәрелә. Бу көнне Россиянең барлык төбәкләрендә эшкә урнаштыру ярминкәләре һәм һөнәр фестивальләре оештырыла.

Татарстанда 45 мәйданчык эшләячәк. Анда 350дән артык эш бирүче 10 меңнән артык вакансия тәкъдим итәчәк. Эш бирүчеләр арасында КАМАЗ, «Татнефть», ТАНЕКО, Казан вертолет заводы, Казан авиация заводы һәм «Алабуга» махсус икътисади зонасы бар.

Узган ел төбәк этабында 300 эш бирүче 19 мең вакансия тәкъдим иткән иде. Чараларга якынча 13 мең кеше килгән, ярминкә нәтиҗәләре буенча 1,5 меңгә якын кеше эшкә урнаштырылган.

Өстәп әйткәндә, «Россия эше. Мөмкинлекләр заманы» ярминкәләре «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев