РФ Мәгариф министрлыгы 1 сентябрь мәктәп линейкаларына ветераннарны, махсус операция катнашучыларын, күп балалы гаиләләрне һәм уңган чыгарылыш укучыларын чакырырга тәкъдим итте.
2026 ел Россия халыклары бердәмлеге елына багышлап, чараларга илнең төрле халыклары вәкилләрен дә чакырырга киңәшәләр.
Линейкада Дәүләт флагын күтәрү, гимн башкару, патриотик музыкаль композицияләр булырга тиеш. Уку елы барлык мәктәпләрдә «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дәресеннән башлана.
Нет комментариев