Республика советы югары бәяләде
Көн темасы

Республика советы югары бәяләде

Ата-аналарның республика советы узган атнада районыбыз мәктәпләрендә укучыларны ашатуның сыйфатын тикшерде.

Алар районыбызның Җәнлек совхозы, Урта Кирмән, шәһәрдәге өченче санлы мәктәпләрендә булдылар. Ата-аналар блюдоларның тәм сыйфатлары яхшы булуын, аларның расланган менюлар буенча әзерләнгәнен билгеләп үттеләр. Укучылар да ризыкларның тәмле, кайнар, яңа әзерләнгән булуларын әйтәләр. Тикшерү барышында җитешсезлекләр ачыкланмаган. Ата-аналар ризыкларның балаларга ошавын, яратып ашауларын үзләре күрделәр.  


Ата-аналар советы Укучыларны ашату

Нет комментариев