Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгының Чыршы бәйрәме узды

Бүген Мамадышның район мәдәният йортында район башлыгының Чыршы бәйрәме булды.

Ул тәэсирләндергеч лазерлы шоу белән ачылды. Аннан сәхнәдә “Унике ай” әкиятенең заманыбызга яраклаштырылган спектакле башланып китте.

Районыбыз башлыгы Чыршысыел саен иң актив, сәләтле, иҗатта һәм спортта зур уңышларга ирешкән укучыларны җыя. Быел чакырылганнар арасында мобилизацияләнгәннәрнең дә балалары бар иде.

Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов “Ел укучысы” бәйгесенә дә йомгак ясап, төрле дәрәҗәдәге олимпиадалар, халыкара ярышлар җиңүчеләрен бүләкләде. Быелгы Чыршы бәйрәмендә катнашучыларны сюрприз да көтә иде. Алар арасында Яңа ел лотереясы уйнатылды. Бәхетле билетлар ияләре график планшетларга, акыллы сәгатьләргә, хәтта смартфоннарга ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мамадыш Район башлыгы Чыршысы