Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Муниципаль хезмәткәрләребез - Спартакиада җиңүчеләре

Казанда Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасына йомгак ясадылар. Гомумкоманда зачетында Мамадыш муниципаль хезмәткәрләре беренче урын яуладылар.

 

Ярышларның җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы бүген Татарстан башкаласында узды. Аның барышында мамадышлылар спортның мини-футбол, волейбол, чаңгы ярышлары, өстәл теннисы, бильярд, җиңел атлетика, йөзү һәм бадминтон кебек төрләрендә зур уңышларга ирештеләр. Спартакиаданың чираттагы кубогы моңарчы яуланган бүләкләр янәшәсендә лаеклы урынын алыр. Исегезгә төшерәбез, узган ел да Мамадышыбызның муниципаль-спортчылары әлеге ярышларның җиңүчеләре булганнар иде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спартакиада Муниципаллар Җиңүче