Мамадышта үзара салым акчаларын җыю дәвам итә.
Көн темасы

Мамадышта үзара салым акчаларын җыю дәвам итә.

Быел халыктан өч миллион 300 мең руль җыелырга тиеш.

Шәһәрдә Төньяк бистәсендә автобус маршруты үзгәртеләчәк. Маршрут Һади Такташ, Рафаэль Мөхәммәтшин, Карьер урамнары буйлап узачак һәм стадион-ипподромга чыгачак. Һәр тукталышта павильоннар урнаштырылачак. Шулай ук шәһәр өлешендә һәм Ушма аръягында кайбер иске кирпеч тукталыш павильоннары яңаларына алыштырылачак. "Безнең ишегалды" программасы буенча каты көнкүреш калдыклары контейнерлары алыштырыла. Шундый ук заманча контейнерларны "Көньяк" һәм "Төньяк" бистәләрендә шәхси секторда урнаштыру планлаштырыла.


Үзара салым Мамадыш

Нет комментариев