Мамадыш районы спортта иң яхшы дип табылды
Көн темасы

Мамадыш районы спортта иң яхшы дип табылды

Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының концерт залында узган ел спортчыларын бүләкләү тантанасында Мамадыш муниципаль районы да җиңүчеләр исемлегендә аталды.

Районыбыз “Массакүләм физик культура һәм спорт” номинациясендә физкультура-сәламәтләндерү эшен Татарстанда иң яхшы оештырган авыл районы дип табылды.

Районыбыз башлыгы Анатолий Ивановка дипломны Татарстан Спорт министры Владимир Леонов тапшырды.

 


Мамадыш Спортта җиңүче

Нет комментариев