Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күңел җылысы белән пешерелгән пироглар

«Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы мобилизацияләнгән ир-егетләр өчен «Әнием пироглары» дип аталган акция игьлан иткән иде. Анда Мамадыш районы хатын-кызлары оешмасы да актив катнашты.

Мамадышта да, авылларыбызда да төрле-төрле пироглар пешереп Казанга җибәрелде. Район буенча барысы йөздән, ә республика буенча ике мең ике йөздән артык пирог әзерләп мобилизацияләнгән ир-егетләребезгә тапшырылган. “Илләребез тынычланып, ир-егетләребез сау-сәламәт, исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсыннар”, дигән теләкләрен дә җиткерделәр әниләр һәм әбиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пироглар Акция