Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Көчле җил Татарстанда зур зыян китерде

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Татарстанда көчле җил аркасында җимерелүләр һәм зыян күрүчеләр турында хәбәрләр килгән.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә Казанда һәм республиканың берничә районында 10 бинаның түбәсе җимерелгән. Моннан тыш, Чаллыда 3 күп фатирлы йортның тышлыгы зыян күргән һәм 42 агач ауган, 18 автомобильгә зыян килгән.

Менделеевскида җил аркасында тукталышка зыян килгән һәм 28 яшьлек кыз җәрәхәтләнгән. Ул хастаханәгә озатылган.

Метеорологлар мәгълүматларына караганда, көчле җил Татарстан территориясендә 27 апрель, 21:00 сәгатькә кадәр сакланачак, җилнең тизлеге секундына 26 метрга кадәр җитәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев