Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кичә Мамадышта Илназ Хәбибрахманов белән хушлаштылар

​​​​​​​Илнар махсус хәрби операциядә һәлак булды. Аны бакыйлыкка озатуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, район херби комиссариаты хезмәткәрләре, Илназның хезмәттәшләре, дип әһелләре, туганнары һәм иптәшләре катнашты.

Илназ Альберт улы Хәбибрахманов 1998 елның 31 декабрендә Мамадыш шәһәрендә туган. Мамадышның дүртенче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаган. Яр Чаллы медицина көллиятен тәмамлаганнан соң, Оренбург өлкәсендә хезмәт итә башлый. Февраль аенда разведка ротасы ефрейторы дәрәҗәсендә Луганск һәм Донецк Халык Республикаларына махсус хәрби операциягә җибәрелә.

Илназ Альберт улы 23нче октябрь көнне Луганск Республикасының Червонопоповка торак пунктында һәлак була.  

Өендә аны хәләл җефете, улы, әнисе, әтисе һәм сеңлесе көтә иде.  

Урыннары оҗмахта булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

6

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илназ Хәбибрахманов Хушлашу Мамадыш