Казанда 524 кеше «Кадрлар» проекты буенча һөнәр үзләштерә
Казанда «Кадрлар» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты ярдәмендә 524 кеше һөнәри күнекмәләр һәм өстәмә белем ала. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәшгульлек үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, ИТ-өлкәдәге программаларга ихтыяҗ аеруча зур. Катнашучылар ясалма фәһем системалары белән эшләргә өйрәнә. Шулай ук алар йөк автомобильләре йөртүче, тракторчы, оператор һәм көйләүче, станок һәм слесарь эшләре контролеры һөнәрләрен үзләштерә.
Проектта эш эзләүчеләр, пенсионерлар һәм өлкән яшьтәгеләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әниләре, инвалидлар һәм яшьләр катнаша ала.
Моннан тыш, Казанда даими эш урыны булмаган 88 кеше һөнәри белем алуга җибәрелгән. Алар пилотсыз авиация системалары операторы, ясалма фәһем системалары белән эшләү буенча белгеч, кече шәфкать туташы һәм экскурсовод һөнәрен үзләштерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев