Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Инсафның хыяллары хыялында гына калдылар

Бүген, 9 декабрь, Ватан геройлары көнендә мәктәбебездә зур чара узды. Украинада махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган элекке укучыбыз Нуруллин Инсаф Фәрит улының исемен мәңгеләштерү максатында мәктәп фасадына мемориаль такта урнаштыру чарасы иде ул.

Чарада Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Петрович Иванов, район хәрби комиссариаты вәкилләре, мәктәптән соң Инсаф укыган Н.В.Лемаев исемендәге Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте директоры Айдар Рафис улы Фәретдинов, Инсафның әти-әнисе, туганнары, мәктәп укытучылары һәм укучылары, авыл җирлеге башлыгы Булат Фаяз улы Хәсәнов, авыл халкы катнашты. Район башлыгы һәм мәрхүмнең әти әнисе  диварга беркетелгән тактаның җәймәсен ачкач, бер минутлык тынлык белдерелде, чәчәкләр салынды. 

Чараның икенче өлеше мәктәпнең батырлык залында дәвам итте. Анда батыр укучыбызга багышланган күргәзмә әзерләнгән иде. Теләгән һәркем Инсафның шәхси әйберләре, сугышчан бүләкләре белән таныша алды. Сүз алып сөйләүчеләр Инсаф Фәрит улын бары тик уңай яктан гына искә алдылар, аның тормыш юлын сурәтләделәр. Район башлыгы Россия Президенты Указы белән таныштырып, әти-әнисенә һәлак булганнан соң Инсафка бирелгән «Кыюлык өчен» орденын тапшырды. Әлеге чара укучылар һәм укытучыларның патриотик темадагы концерт номерлары белән үрелеп барды.

Соңыннан Инсаф Фәрит улы истәлегенә район мәктәпләренең укучылар командалары арасында бадминтон ярышлары узды.

Безнең йөрәкләрдә Инсаф Нуруллин каһарман, намуслы, көчле, кыю егет булып калыр, ул безгә бик тә җитмәс.

Ринат ХӘЙРУЛЛИН,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы , Инсафның сыйныф җитәкчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урта Кирмән Инсаф