Янгынга юл куймагыз: Татарстан урманнарында махсус режим көченә керде
Татарстанда бүгеннән урманнарда янгын куркынычы сезоны рәсми рәвештә башланды. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Министрлык мәгълүматларына караганда, ел башыннан бирле республиканың урман фондына терәлеп торган территорияләрдә 19 термик нокта һәм 18 яну очрагы теркәлгән. Бу күрсәткечләр узган елдагы белән чагыштырганда әзрәк. Әлегә урманнардагы хәл куркыныч тудырмый һәм штат режимында саклана.
ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Татарстан халкына мөрәҗәгать итеп, барлык гражданнарны урманнарда янгын һәм санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәргә чакырды.
Янгын куркынычы чорында түбәндәге тыюлар гамәлгә керә:
-
зарарланган урман кишәрлекләрендә, торф сазлыкларында, кисү калдыкларыннан чистартылмаган урыннарда, шулай ук кипкән үләнле территорияләрдә ачык ут куллану тыела;
-
урманда янган шырпы, тәмәке төпчекләре, пыяла чүп-чар калдырырга ярамый;
-
майланган яки янучан матдәләр сеңдергән материалларны махсус билгеләнмәгән урыннарда ташларга рөхсәт ителми;
-
урманга тоташкан, киңлеге 0,5 метрдан ким булмаган минераль полоса белән аерылмаган җирләрдә чыбык-чабык, коры үлән һәм башка янучан материаллар яндырырга ярамый;
-
урманны җитештерү һәм куллану калдыклары белән чүпләү тыела.
Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының урманнарны саклау бүлеге башлыгы Айдар Кузюров сүзләренчә, законнарда урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен каты санкцияләр каралган. Атап әйткәндә, гражданнарга 30 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 50 мең сумга кадәр, юридик затларга исә 400 мең сумга кадәр административ штраф түләргә туры килергә мөмкин.
Әгәр хокук бозу аркасында урман янгыны чыкса яки урман фондына зыян килсә, РФ Җинаять кодексының 261 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тарту көз тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев