Мамадыш районы эшмәкәрләре, үзмәшгульләре, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, хезмәт коллективлары әзерләгән гуманитар ярдәмебез Лисичанскка барып җитте. Аны муниципаль районыбыз башлыгы Ришат Сәмигуллин озата барды.
“Бу ярдәм районыбызның барлык халкыннан, республикабыздан. Азат ителгән бу шәһәргә безнең беренче тапкыр килүебез. Әмма соңгысы булмас”, - диде Ришат Робертович Лисичанск халкына мөрәҗәгать итеп.
Нет комментариев