Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Фестивальнең дүрт дипломы безнеке

​​​​​​​Филиалыбыз телевидениесе коллективы “Камский бриз” фестиваленнән 4 бүләк белән кайтты.

Узган атнада Түбән Камада төбәк телекомпанияләренең II “Камский бриз” фестивале үтте. Анда Татарстанның 19 районы һәм шәһәрләреннән 24 телекомпания, 75 корреспондент, оператор һәм алып баручы катнашты. “Мамадыш ТВ” телеканалы фестивальгә 6 номинация буенча үз эшләрен тәкъдим иткән иде. Аларның дүртесен тележурналистика өлкәсендәге профессионаллардан торган дәрәҗәле жюри әгъзалары югары бәяләделәр. 

 

“Сторителленг” номинациясендә Эльмира Минникәеваның эше җиңүче булды. “Иҗади проект” номинациясендә беренче дәрәҗә дипломга Кристина Сабурова лаек булды. “Видеооператор осталыгы” номинациясендә хезмәттәшләребез тарафыннан ике призлы урын яуланды. Өченче урында – Тимур Мөхәмәтханов булса, Фаил Шәйхетдинов икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

 

Конкурска барлык номинацияләр буенча Татарстан телекомпанияләреннән 100дән артык эш тәкъдим ителгән иде. Бу җиңүләр хезмәттәшләребезнең һөнәри осталыклары югары буын күрсәтә.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Камский бриз Мамадыш ТВ