Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бүген Дүсмәттә Әбүнәче көне узды

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең “Мамадыш-информ” филиалы “Нократ” газетасына язылу буенча бүген Дүсмәт элемтә бүлекчәсендә Әбүнәче көне оештырылган иде.

Аның сәгать 10да башланачагы игълан ителсә дә, элемтә бүлекчәсе ачылуга Дүсмәттән Людмила Петрова, Мәрзия Вахитова һәм Мария Нагаева “Нократ” газетасына ташламалы бәядән язылу өчен килеп җиткәннәр иде инде. Исегезгә төшерәбез: 10нчы апрельдән 20нче апрельгә кадәр “Нократ” һәм “Вятка” газеталарыбызга ташламалы бәядән –740 сумга гына язылып була. Әлеге ветераннар “Нократ”ка 100 сумга арзанрак бәядән генә язылып калмадылар, бүләкләребез белән дә кайтып киттеләр.

Дүсмәт, Акман, Иске Комазан һәм Комазан башы авыллары халкы газетабызга бик актив язылдылар. Иң актив язылучыларыбыз – мәгариф хезмәткәрләре дә бүләксез калмасыннар дип, мәктәпкә дә кереп чыктык.

Дүсмәттә узган Әбүнәче көнебездә газетабызга язылган 48 әбүнәчебез бүләкле булды.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дүсмәт Әбүнәче көне