Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бик яхшы бүләк көтә

​​​​​​​Сорау бездән, җавап - сездән. “Нократ” газетасы районыбызда яшәүче татар, рус, керәшен, мари һәм удмурт вәкилләренә багышланган “Туган тел – халыкның горурлыгы” дигән яңа проект башлап җибәрде. Без аларда әлеге милләт вәкилләренең тормышы, гореф-гадәтләре, йолалары турында сөйләячәкбез.

Проектның беренче сәхифәсе “Нократ” газетасының 29 июнь санында дөнья күрде. Аларда Су Елга, Нагаш, Яңа Оча, Каргалы һәм Тәкәрлек авыллары турында сөйләнә. Һәр язма ахырында сораулар бирелгән. Аларга дөрес җавап биргән җиңүчене бүләк көтә. Быел проектның 6 сәхифәсе чыгачак. Димәк, 6 җиңүче булачак. Без аларның барысын да декабрь аенда бергә бүләкләячәкбез.

 

Игътибарыгызга беренче сораулар:

1.Ленуза Газизуллина, Су Елга авылы: “Безнең Кече Кирмән авыл җирлеге халкы телендә генә кулланышта булган сүз бар. Ул нинди?”

2.Зиновия Егорова, Каргалы авылы: “Авылда оешкан колхозның исеме нинди булган?”

3.Любовь Крамова, Нагаш: “Безнең авылның бер урамы коперативная исемен йөртә. Икенчесенеке ничек? Ничек рус авылы урамына шундый исем бирелгән?”

4.Марс Кәримов, Яңа Оча: “Яңа Оча авылы халык телендә тагын ничек атала?”

5.Юрий Степанов, Тәкәрлек: “Тәкәрлек авылының исеме кайдан килеп чыккан?”

Сездән җавапларны (85563) 3-21-34 телефонында көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев