Мамадыш хәбәрләре

Мамадыш районының "Нократ" газетасы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Балалы гаиләләргә 18 айга кадәр ипотека каникуллары биреләчәк

Россия Президенты Владимир Путин 2026 елның 1 сентябреннән ике һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә 18 айга кадәр ипотека каникуллары рәсмиләштерү мөмкинлеген бирү турында закон имзалады. Документ хокукый актлар рәсми порталында урнаштырылган.

 

📜 Закон нәрсә турында?

Закон балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән. Хәзерге вакытта баласы туганнан соң кереме 20 проценттан күбрәккә кимегән һәм кредитны түләү өчен чыгымнары айлык кеременең 40 процентыннан артыграк булган очракта алты айга кадәр ипотека каникуллары рәсмиләштерә ала.

Яңа закон бу чараны киңәйтә һәм түләүләрне кичектерү өчен аерым нигезне гамәлгә кертә – икенче һәм аннан соңгы бала туу яки уллыкка алу. Бу очракларда гаиләләр ел ярымга (18 айга) кадәр ипотека каникуллары рәсмиләштерә алачак, керемнәр кимү турында мәгълүмат китерү таләп ителмәячәк.


📅 Каникул ничек эшли?

Каникул икенче яки һәр киләсе балага яшь ярым булганчы, ә уллыкка алган очракта – баланы алганнан соң 18 ай узганчы гамәлдә булачак. Төп бурыч буенча процентлар каникулның җиденче аеннан гына исәпләнә башлаячак. Алар кичектерү чоры тәмамланганнан соң гына түләнә башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев