Мамадыш хәбәрләре

Мамадыш районының "Нократ" газетасы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Авылдагы 30 ел стажга — 25% өстәмә

Авылда кимендә 30 ел эшләгән пенсионерлар пенсиянең фиксацияләнгән өлешенә 25% өстәмә алырга хокуклы.

Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Николай Новичков «РИА Новости»га белдерде.

Парламентарий аңлатканча, үсемлекчелек, терлекчелек һәм балыкчылык тармакларында механизаторлардан, сыер савучылардан һәм тракторчылардан алып агрономнарга һәм ветеринарларга кадәр махсус исемлектәге һөнәрләр буенча эшләү стажга кертелә. 1992 елның 1 гыйнварына кадәр колхозларда, совхозларда, авыл хуҗалыгы һәм крестьян хуҗалыкларында эшләү хезмәт вазифасына бәйсез рәвештә исәпкә алына. Өстәмә автомат рәвештә түгел — «Дәүләт хезмәтләре», МФҮ яки Социаль фонд аша гариза бирергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев