Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

11 сыйныфны тәмамлаучылар 18 меңнән узган

Республиканың гомуми белем бирү оешмаларында 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаучы 66,5 меңнән артык бала йомгаклау аттестациясе тапшырачак. Бу саннар «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова тарафыннан аталып үтелде.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, быелгы чыгарылыш укучылары саны үткән елга караганда 4,2 меңгә артыграк. Шулардан 18 меңнән күбрәге – 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар, аларны Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) көтә. Калган 48,6 мең балага исә Төп дәүләт имтиханын (ТДИ) тапшырырга туры киләчәк – бу – 9 нчы сыйныф укучылары.

Минзәлия Закирова саннарны чагыштырып та куйды: 2025 елга караганда, 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар саны 3 меңгә, ә 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар исә 1,2 меңгә арткан. 

Мондый күпсанлы укучыларны имтиханнар белән тәэмин итү өчен, республикада тиешле инфраструктура әзерләнә. Быел Бердәм дәүләт имтиханын кабул итү өчен 86 махсус пункт эшли башлаячак. Төп дәүләт имтиханын уздыру өчен исә 76 пункт ачылырга тиеш. Бу – узган елгы күрсәткечләрдән дә артыграк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев